15 декабрь 2011 яңалыклары
-
Май заводы продукциясе – Россия лауреаты
Завод директоры Мөдәрис Мөнир улы Гаязов коллектив яулаган бүләкләр янында "Вамин Татарстан" ААҖ филиалы "Азнакай май ясау заводы" районда гына түгел, үз тармагы буенча республика, ил күләмендә дә тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе. Завод ел саен төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша һәм даими рәвештә призлы урыннар алып килә. Аның сөттән җитештерелгән ике...
-
Җәмәгать килешүе
2010 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан 2622 гражданлык эше каралды, 37 эш җәмәгать килешүе төзелү белән бәйле рәвештә, туктатылды. 2011 елның 11 аенда 1996 гражданлык эше каралып, 26 эш җәмәгать килешү төзелеп, туктатылды. Нәрсә соң ул җәмәгать килешүе, ул ни өчен кирәк, аның эчтәлеге ничек булырга тиеш һәм нинди тәртиптә...
-
Апелляция инстанциясе судында гражданлык эшләрен карау тәртибе
2011 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан 1996 гражданлык эше каралды, 111 карар кассация тәртибендә ТР Югары Судына бирелде. 2012 елның 1 гыйнварыннан РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, суд карарлары яклар тарафыннан ТР Югары Судына апелляция тәртибендә бирелергә мөмкин. 2010 елның 9 декабрендә "РФ Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр...
-
Наркотикларга – “Юк!” дибез
Яшьләр арасында наркотиклар куллану проблемасы бүгенге көндә җәмгыятнең иң зур бәласе. Аларны бу золымнан ничек саклап калырга соң? Районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең "Өмет" үзәге белгечләрен дә бу сорау тирәнтен борчый һәм ел дәвамында алып барылган профилактик программаның төп юнәлеше дә яшьләр арасында куркыныч мавыгуларга юл куймау, мондый...
-
Райондашлар – “Маяк” турында
Азнакай халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов мыек чыкканнан бирле "Маяк" укыйм ди. Ул редакциябезгә эзен суытмый. Дистә еллар дәвамында тәмам үз кешегә әйләнеп бетте. - Зәңгәр күкне - кояшсыз, Азнакайны - "Маяк"сыз күз алдына китерүе кыен, - ди ул һәм азнакайлыларны район газетасына язылырга чакыра. Бергә...
-
Мөлкәткә лаексыз варислар
Гаиләдә фаҗига кылына: исерек хәлдәге Т. иренең эченә пычак белән кадый һәм эчке органнарын җәрәхәтли. Алган яралардан, күп кан югалтудан икенче көнне ир аңына да килә алмый сырхауханәдә вафат була. Кылган җинаяте өчен Т. озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителә. Зыян күрүченең үлеменнән соң күчемсез милеккә мирас кала. Бер елдан соң...
-
Алкалы хоккей
Боз сараенда яшүсмерләр арасында ТР беренчелегенә алкалы хоккей буенча ярышлар узды. Ярышта Азнакай, Норлат, Кама Аланы һәм Баулы шәһәрләре командалары катнашты. А.Уваров тренерлыгында 2000 елгыларның «Соколы Азнакаево» командасы Норлат шәһәре көндәшләрен 11:5 исәбе белән, ә Р.Галиев тренерлыгындагы 2002 елгы үсмерләр командасы Баулы шәһәре көндәшләрен 9:3 исәбе белән җиңеп чыкты. А....
-
Азнакайлылар бил бирми
Декабрь аенда Яр Чаллы шәһәрендә шәһәр администрациясе кубогына татарча көрәш ярышлары узды. Киеренке көрәштә Азнакайның көрәшче егетләре Илдус Нуриев, Рафаэль Камалов үз үлчәм категорияләрендә - беренче, Ислам Фәлахов, Рунар Нуриев, Илбар Имамов - икенче, ә Рузәл Захаров өченче урынны алды. Әлеге уңышларда тренерлар Айрат Миннегалиев, Фәрит Корбанов, Руслан Гәрәевларның да...
-
Без – сәламәт тормыш яклы!
Районның авыл мәдәният йортлары һәм клублары коллективлары арасында 15 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр әнә шул исемдәге смотр-конкурс барды. Ул мәдәни учакларда сәламәт тормыш белән яшәүне пропагандалауны активлаштыру, наркомания, тәмәке тарту һәм эчүчелеккә каршы юнәлтелгән чараларга яшьләрне, үсмерләрне күбрәк тарту максатларында оештырылды. 9 декабрьдә Сукаеш мәдәният йортында бәйгенең йомгаклау туры үтте....
-
Мәктәпләргә капиталь ремонт керә
Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча өч елга исәпләнгән республика программасына районыбызның 24 мәктәбе кергән. Әлеге программа 2012 елдан старт ала. Аның нигезендә 30 елдан элегрәк төзелгән мәктәпләрдә ремонт эшләре башкарылачак. - Бу максатларга республика бюджетыннан районыбызга якынча 103 млн. сум акча биреләчәк. Киләсе елда 8 мәктәпне яңарту күздә тотыла. Эшләр...
-
Авылның киләчәге – гаилә фермаларында
Авыл башлыкларының чираттагы киңәшмәсендә сүз фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары турында барды. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү авыл халкын эшле итү һәм тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур әһәмияткә ия. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Исламов районның гаилә фермалары, шәхси хуҗалыкларының 9 айлык эшчәнлеге белән (махсус слайдлар аша) таныштырды. «Ак Барс банк»...
-
“Тукта! Коррупция!”
Районыбыз мәктәпләрендә коррупциягә каршы эшчәнлек кысаларында максатчан атналык үтте, шул исәптән шәһәр гимназиясе базасында да өлкән сыйныф укучылары арасында "Тукта! Коррупция!" дигән исем астында коррупциягә каршы плакатларны тәкъдир итү узды. "Яшьләр коррупциягә каршы" брейн-рингның төп этапларыннан берсе командалар арасында барган бәйге иде. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, викторинада катнаштылар. Конкурста катнашучылар...
-
Ремонтка таләп катгый
Район башлыгы җитәкчелегендәге коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышын алып баручы район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов комиссия составындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Торак йортларга капиталь ремонт үтәлеше комиссиянең һәрдаим игътибар үзәгендә. Чираттагы утырышта ремонт эшләренә контроль хакында районның капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Әнфәс Мотыйгуллинның информациясе тыңланды. Быел 24 торак йортка 76 млн....
-
Алар белән район горурлана
Ватан Геройлары көне уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов белән очрашу узды. Музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем Хисамиева кереш сүзендә районыбызның Хезмәт Геройларына тукталды, фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафина кичәнең герое Фәхразый ага Кәримовның тормыш юлы белән таныштырып узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова һәм шәһәр...
-
Транспорт юл чистартуга комачаулый
Хөрмәтле шәһәрлеләр! Төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләре нигезендә, Азнакайда предприятиеләр тарафыннан гомумшәһәр биләмәсендәге магистраль урамнарга кышкы чистарту уздырыла. Юлда калдырылган шәхси транспорт эш башкаруда авырлыклар тудыра. Бу бүгенге көндә иң борчулы проблемаларның берсе булып тора. Автотранспорт хуҗаларының әлеге мәсьәләгә җаваплы карауларын, машиналарын транспорт юлында калдырмауларын сорыйбыз. Әлеге кагыйдәләр үтәлмәгән...